Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТКХ контрольгә алына

Торак-коммуналь хуҗалык халыкка хезмәт күрсәтүдә иң мөһим һәм катлаулы тармакларның берсе һәм аның белән дөрес идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Әнә шулай дип белдерде шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре һәм халык белән очрашуда. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә көтеләчәк үзгәрешләр һәм киләчәккә планнар турында сүз барды. Бүгенге көндә...

Торак-коммуналь хуҗалык халыкка хезмәт күрсәтүдә иң мөһим һәм катлаулы тармакларның берсе һәм аның белән дөрес идарә итәргә өйрәнергә кирәк.
Әнә шулай дип белдерде шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре һәм халык белән очрашуда. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә көтеләчәк үзгәрешләр һәм киләчәккә планнар турында сүз барды.
Бүгенге көндә шәһәрдәге күп фатирлы йортларга 20 оешма хезмәт күрсәтә. Алар белән «Жилсервис», «Уютный дом», «Новострой» идарәче компанияләре җитәкчелек итә. Йортларны капиталь ремонтлау турында сөйләгәндә, шәһәр мэры әлеге компанияләр тарафыннан барлыгы 350 йортның капиталь ремонтланган булуы, киләсе юбилей елында республика программасы буенча тагын 15 йортның ремонтланачагын әйтте. Болардан тыш, күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү, агымдагы ремонт буенча да күләмле эшләр башкарыла.
Барлык «плюс» һәм «минусларны» атаганнан соң, Рәгать Галиәгъзамович шәһәрдә бер идарәче компания калдыру турындагы фикерен җиткерде. Аңа башкарма комитет контроль итәчәк.
Шәһәрдә «Торак-коммуналь хуҗалык һәм мәгълүмати ресурслар үзәге департаменты» бар инде. Ул торак-коммуналь хуҗалыктагы барлык мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Һәм нәкъ менә ул бердәм идарәче компания ролен үтәргә лаек, дигән фикер әйтелде.
Аның директоры Рафаэль Хәсәнов билгеләп үткәнчә, идарәче компания лицензия буенча эшләячәк. «Лицензия буенча эшләү компанияләрнең җаваплылыгын арттыра. Әгәр дә алар тарафыннан дисциплина бозу очраклары ачыкланса, аларның лицензияләре кире алыначак», диде ул.
Яңа идарәче компания киләсе елның 1 гыйнварыннан эшли башлар, дип планлаштыралар. Хәзер халык арасында аңлату эшләре, сораштыру үткәрелә.
Очрашуга йомгак ясап, Рәгать Хөсәенов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә лениногорскилыларның тәҗрибәләре җитәрлек булуын әйтте. Булганнарны саклап, алга атларга, заманча шартларга җавап бирерлек итеп эш алып барырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТКХ

2
X