Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төнлә фатирда эт өргән өчен штраф салырга тәкъдим итәләр

Россия Юстиция министрлыгы гражданнар тарафыннан тынлыкны бозу турындагы законны тулыландырырга тәкъдим итте. Яңа Административ хокук бозулар турындагы кодекс проектына тәкъдимнәр җыелмасын министрлык сайтында бастырдылар.

 

«Административ хокук бозулар турында кодексның 14.1 маддәсендәге 6 өлеше 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр гражданнарның тынычлыгын боза торган гамәлләр кылган өчен административ җаваплылыкны күздә тота. Әлеге закон тулыландырылды», — диелә хәбәрдә.

Тынлыкны тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрмәүче гражданнарны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлеге мисаллар арасында төнлә этләрнең каты өрүе яки улавы, шулай ук төзек булмаган автосигнализациянең эшләве күрсәтелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

ФОТО: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев