Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Тоннель» операциясе вакытында 15 лениногорскилыга беркетмә төзелгән

Узган атнада Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге “Тоннель” профилактика операциясе үткәрде. Аның барышында алгогольле эчемлек кулланып, руль артына утыручылар ачыкланмаса да, юл хәрәкәте, транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозган 15 шоферга беркетмә төзелде.

Әлеге кагыйдә бозуларның 6 сы – машина хуҗаларының  гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү таләпләрен үтәмәгән өчен, 4 автомобиль йөртүчегә куркынычсызлык каешын кулланмаган өчен җавап бирергә туры киләчәк.  Шулай ук профилактика чарасы барышында тышкы яктылык приборларын, тавыш сигналларын, авария тукталышы билгесен куллану кагыйдәләрен бозган 2 шофер ачыкланды.

 Рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт юлына чыгучы һәм машинасының пыялаларын  куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән төсле пленка ябыштырган автомобиль йөртүчене  дә административ җаваплылык көтә.

Яңа гына узган “Тоннель” профилактика чарасы вакытында, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр ачыкланмаса да, Лениногорск ЮХИДИ бүлеге исерек килеш руль артында утыручы, юлда үзләрен шикле тотучы шоферлар проблемасына битараф булмаска чакыра.  Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчене күрсәгез, яисә шоферның аек булуы шик тудырса, вакытында  полиция бүлегенә хәбәр итүдән куркып калырга ярамый.  Сезнең шалтыратуыгыз кемнеңдер тормышын, хәтта берничә  кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.
 

Фото: ЮХИДИ идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев