Төркия төзелеш компаниясе Казанда «Яр Парк» генераль подрядчысы булачак
Кремль каршындагы Казансу ярында урнашкан «Яр Парк» күп функцияле комплексын төзүнең генераль подрядчысы итеп SMK халыкара холдингы (Төркия) сайланды.
Бу хакта «Татар-информ» га Kravt h&h проекты операторы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Партнерлык турындагы килешү «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум»XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында имзаланды.
Карар kravt h&h проекты девелоперы һәм операторы оештырган тендер нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Конкурста халыкара компанияләр, шул исәптән Кытайның PowerChina компаниясе дә катнашты, әмма зур кунакханә һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсенә ия SMK Holding җиңүче булды.
«Татарстан башкаласының әһәмиятле урынында күпфункцияле кластер формалаша, анда эшләргә генә түгел, уңайлы яшәргә, ял итәргә, шулай ук Kravt h&h профессиональ отель операторы сервисыннан файдаланырга мөмкин булачак", - диде Kravt h&h генераль директоры Валерий Кравцун.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев