ТР Мәгариф министры 2021 елда балалар бакчалары өчен түләү артуның сәбәбен аңлатты
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Мәгариф министры 2021 елда балалар бакчалары өчен түләү артуның сәбәбен аңлатты

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты.

Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.

Министр 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең 4 процентка артуы көтелгәнлеген искәртте.

«Ата-аналарның 80 проценты өчен түләү 125 сумга артачак. Ата-аналар түләве елга бер тапкыр арта. Төп масса өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк. Ата-аналар бары тик карау һәм тәрбия өчен генә түли, бирегә ашату, балаларны карау, кухня хезмәткәрләре эше керә. Ә калган чыгымнарны республика үз өстенә ала», - диде ул.

Ул шулай ук бала балалар бакчасына йөрмәгән вакытта, ата-аналар туклану өчен түләми, диде.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев