Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркия Россиягә курорт төбәкләренә очышларны яңадан башларга тәкъдим итте

Россия Төркиядә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында 15 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге ил белән авиаэлемтәне чикләгән иде.

 Төркия Россиягә элегрәк Германиягә карата кулланылган имин туризм шартларын булдыру моделен тәкъдим итте. Әлеге модель нигезендә, беренче чиратта, курорт төбәкләренә очышлар яңадан башланачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы  хәбәр итә.

Россия Төркиядә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында 15 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге ил белән авиаэлемтәне чикләгән иде. Россия вице-премьеры Татьяна Голикованың секретариатыннан хәбәр итүләренчә, ул  Төркия мәдәният һәм туризм министры Эрсой һәм Төркия Президентының баш тышкы сәяси киңәшчесе Ибраһим Калын белән очрашкан. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, вазгыятьне һәм авиаэлемтәне яңадан башлау перспективаларын бәяләү өчен Төркиягә Россиядән делегация җибәреләчәк.

«Мәгълүм булганча, Россия туристлары, нигездә, Анталия, Бодрум һәм Даламанга (Измирга – сирәгрәк) сәяхәт итә. Әлеге төбәкләрдә коронавирус инфекциясе йоктыруга бәйле яңа очракларны карасак, аның Төркия буенча уртача күрсәткечләрдән 50 процентка түбәнрәк икәнлеген күрәбез. Өстәвенә, андагы кунакханәләр, нигездә, «барлык хезмәтләр дә кертелгән» системасы буенча эшли... Беренче этапта әлеге аэропортлар белән авиаэлемтә булдырырга, аннары бөтен Төркияне колачларга тәкъдим итәбез», - диде Эрсой.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев