Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәртип саклаучылар зарядка ясатты

Лениногорск полициясе хезмәткәрләре “Тәртип саклаучылар белән бергә зарядка”дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Физкультурачылар көненә багышланган әлеге акция кысаларында, Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова белән берлектә “Дуслык” балаларны ял һәм  сәламәтләндерү лагерендә булдылар.

Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшь буында спортка уңай караш тәрбияләү тора иде. Тәртип сакчылары балаларга физкультураның  сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә мөһим,  полиция  һөнәре өчен физик  әзерлекнең аеруча кирәк булуы турында сөйләделәр. Балалар өчен зарядканы эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге белгече Илдар Сафиуллин үткәрде.

Билгеле, бу чарада бары тик спорт турында гына сөйләшеп калмадылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Рамиля Газизова балаларга хезмәт тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, төрле җинаятьләр кылган өчен каралган җаваплылык төрләре турында сөйләде. Полиция өлкән лейтенанты  балаларга  тәмәке тартуга, алкогольле эчемлекләр һәм наркотик матдәләрнең зарары турында сөйләде.  Аларның  кеше сәламәтлегенә аеруча  зур зыян салуы, хәта, гомер өзелүгә сәбәпче  булырга мөмкинлегенә аерым игътибар бирде.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең профилактикалау бүлеге башлыгы Зөфия Рахманова белән бергә, балалар  юлда йөрү кагыйдәләрен кабаттан искә төшереп үттеләр. Юл аркылы үткәндә бары тик җәяүле кичүеннән, светофорның яшел сигналына гына үтү, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеге һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле башка бик күп нәрсәләрне искә төшерде.

Балалар бу әңгәмәдә үзләре дә бик актив булды, төрле  юлда булган очраклар турында искә төшереп, кем тарафыннан, нинди кагыйдәләр үтәлмәгәнлеге турында  ачыктан – ачык сөйләштеләр. Үзләренә кунак булып килгән эчке эшләр хезмәткәрләрен дә игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, конкрет ситуацияләрне һәм аларны чишү юлларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев