Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы китапханәсендә яшьләр белән әдәби нон-стоп үткәрделәр

Кышкы каникул көнендә китапханә үзенә яшьләрне җыйды.

 

Түбән Чыршылы китапханәчесе Рәисә Сафина "Яшьләр һәм китап" дигән темага әдәби нон-стоп уздырды.

Чара барышында "Кем күп укый, шул күп белә" дигән викторина уздырдылар. Югары сыйныф укучылары әдәби геройларны тасвирлау буенча кем икәнен әйтеп бирергә тиеш иделәр.

Видеороликтан әдәбият һәм тарихны белүгә кагылышлы сораштыру карап уздылар.

Китапханәче яшүсмерләргә иң күп укылучы жанрлар турында сөйләде. "Әлеге чарада китап укуга карата кызыксыну уята алганбыз икән, димәк, безнең юнәлешебез дөрес", дигән фикердә тора китапханәче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X