Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада лицей укучысы җыештыручыга һөҗүм иткән

Бүген иртән Түбән Каманың 37нче лицеенда 13 яшьлек малай җыештыручы хатын-кызга пычак белән ташланган һәм аның кулын яралаган.

Шәһәр мэры Радмир Беляев сүзләренчә, зыян күрүченең тормышына куркыныч янамый, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, VII сыйныф укучысы полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган. Аның белән белгечләр эшли, мәктәпкә әти-әнисен чакырганнар.

«Эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Росгвардия көче белән һөҗүм итүче тоткарланды, аның белән эш алып барыла, әти-әнисе мәктәптә. Барлык укучылар да эвакуацияләнде, аларның берсе дә, Аллага шөкер, зыян күрмәде», – диде Беляев.

Барлык ашыгыч хезмәтләр дә урынында, мәсьәлә тулысынча контрольдә.

«Паникага бирелмәвегезне үтенәм. Якынча мәгълүматларга караганда, ул өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан, аннары аны тоткарлаганнар. Компетентлы органнар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, алга таба мондый хәлләрне кисәтү һәм булдырмау юнәлешендә эш башкарылачак», - дип өстәде Радмир Беляев.

 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев