Туңдырманы ничек сайларга?
Челлә вакытында кибетләр иң элек туңдырма хәстәрен күреп куя. Олысы-кечесе шуны үлеп ярата чөнки. Хәер, җәен генә түгел, кышын да әле.
Витаминнар келәте
Сыйфатлы туңдырма тәмле генә түгел, файдалы да! Ник дигәндә, А, В, Р, D витаминнары, шулай ук тимер һәм кальций чыганагы булып тора. Суык ризык безгә көч-энергия бирә, кәефне күтәрә, нерв киеренкелеген бетерә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Дөрес, сүз сыйфатсыз ингредиентлардан торганы турында түгел. Мондыеның, әлбәттә, файдасына караганда зыяны зуррак. Хәзерге вакытта җитештерүчеләр әлеге чын мәгънәсендә легендар ризыкның нинди генә төрләрен тәкъдим итми! Шуңа күрә аны игътибар белән сайлап алырга кирәк. Туңдырманың кайсы әйбәтрәк?
Тылсымлы сүзе
Сыйфатлы туңдырма гадәттә ГОСТ нигезендә җитештерелә. Игътибар: аны теләсә кем язып куя аладыр, дип бу тылсымлы сүзгә шик белдерүчеләр ялгыша. Чөнки махсус хезмәтләр мондый җитештерүчеләрнең ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләү-эшләмәүләрен даими барлап-тикшереп тора. Бу таләпләр буенча эшләп чыгарылган туңдырмада үсемлек майлары булмый. Хәер, техник шартлар (ТУ) нигезендә җитештерелгәне дә билгеле бер кагыйдәләргә җавап бирергә тиеш анысы. Әмма төп проблемасы шунда: һәр җитештерүченең – үз кагыйдәләре. Шуңа күрә ТУ буенча эшләнгән ризык үсемлек майлары һәм зарарлы башка ингредиентлардан торырга мөмкин. Кыскасы, туңдырманың ГОСТ буенча җитештерелгәнен сайлап алу хәерле. Составына игътибар итү дә зыян булмас. Чын туңдырма гадәттә өч әйбердән – сөттән (яки каймак), шикәр комы, ванилиннан тора. Башкалары салкын десертның төренә (әйтик, эскимо, пломбир, туңдырма-торт) карап өстәлә. Чикләвек, куертылган сөт, карамель, мармелад, какао-порошок кебек табигый тәмләткечләр кушылганы бернинди шик тудырмаска тиеш. Чөнки аларның барысы да файдалы үзенчәлекләргә ия. Ә менә төрле тәмләткечләр, хуш ис бирүче матдәләр һәм буяулар кушып җитештерелгәнен читләтеп үтү хәерле. Әйбәт туңдырмада үсемлек майлары булмый. Мондый майлар организмда начар үзләштерелә, димәк, зыянлы. Үсемлек майлары матдәләр алмашына һәм ашказаны-эчәк эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин. Шуңа да карамастан, җитештерүчеләр, табыш артыннан куып, пальма маен дисеңме, башкасынмы, кулланыпмы-куллана. Шулай ук сыйфатлы продуктта консервантлар, буяу, хуш ис бирүче матдәләргә дә урын юк. Ә менә туңдырма составындагы стабилизатор, эмульгаторлар куркуга салмаска тиеш, чөнки аларның барысы да – табигый матдәләр.
Бозлы татлы ризык турында тагын нәрсәләрне белеп тору зыян итмәстер дип уйлыйсыз? Чикләвекле туңдырмада чикләвек микъдары 6–10 проценттан ким булмаска тиеш. Шоколадлысының – кимендә 6 процент шоколадтан яки 2,5 процент күләмендә какао-порошоктан торуы шарт. Составын игътибар белән укып чыгыгыз! Иң зарарлы буяулар – Е 433, Е 466, Е 407.
Авызда эреп китми
Сыйфатлы туңдырма арзанлы үсемлек майларыннан ясалганына караганда авызда озаграк эри. Телнең боз кисәкчекләрен сизеп алуы ризыкның эрегәннән соң кабат катырылганлыгын аңлата. Арзанлысына кызыкмагыз, чөнки әлеге дә баягы үсемлек майлары сөт ризыкларына караганда күпкә очсыз. Кибеттә, махсус суыткычны ачкач, астарак ятканына үрелергә тырышыгыз. Чөнки, мәгълүм булганча, сатучылар иң беренче чиратта сатып җибәрергә теләгән продукция (димәк, саклау вакыты чыгарга күп калмаган) өстә ята. Шул ук вакытта суыткыч төбендәрәк яткан продукт яхшырак катырылган да була.
Франция “баласы” ул…
Туңдырманың иң тәмлесе – пломбир. Туңдырылган каймак яки майлы сөттән ясалган ризык ул. Франциядә уйлап табылган. СССРда пломбир куллану күләме елына 450000 тоннага җиткән (хәзерге вакытта бу күрсәткеч күпкә аз). Моңа гаҗәпләнәсе юк: совет пломбирын Союзда гына түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә яратып ашаган. Кызганычка, бүген кибетләр һәм супермаркетлар киштәләрендә “теге пломбир”ны табып булмый диярлек инде. Шулай да берничә кагыйдәсен истә тотканда, бозлы ризыкның әйбәтен сайлап алырга мөмкин. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, туңдырманың нинди икәнен вафля стаканы ачып сала. Сыйфатлы пломбирның вафлясы теш тиюгә үк кителсә, кетердәп торса, үсемлек маеннан ясалганыныкы йомшак була, тешкә ябыша. Төсе дә туңдырманың “кемлеген” әйтеп бирә. Кәгазь шикелле ап-ак икән, димәк, каймак урынына үсемлек майлары кушып ясалган дигән сүз. Чын пломбир саргылтрак төстә булырга тиеш. Шуңа күрә туңдырманың үтә күренмәле төрелмәдәгесен сатып алу киңәш ителә.
http://saby-rt.ru/news/kishlr/tudyrma-tyshynnan-bilgele-any-nichek-saylarga
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев