Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган телне саклау, ике телне куллану буенча фикер

Илдар Хаев, Лениногорск шәһәр суды рәисе:

 


 - Туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә хөрмәтне иң беренче гаиләдә тәрбияләүдән башларга кирәк, дип уйлыйм. Бүген кайбер ата-аналар татар теле белән генә ерак барып булмый дигән ялгыш фикердә тора. Ләкин татар телен белү, өйрәнү бер нәрсәгә дә комачау итми, киресенчә, татар теле шәхси перспективаларны ачарга гына ярдәм итә. Ике телне, аның мәдәниятен белү – бик яхшы күренеш бит бу. Ике мәдәниятны да сеңдереп үскән бала рухи яктан да, әхлак ягыннан да бай кеше ул. Минем балалар татар телен камил белә, бу берничек тә аларга рус теле буенча олимпиадаларда катнашырга комачауламый. Телне өйрәнер өчен мохит кирәк. Китап, газет-журналлар уку, театр-концертлар карау – барысы да телне камилләштерергә, рухи традицияләрне саклауга юнәлдерелгән. Татарстанда мондый мөмкинлекләр бар бит. Гади генә бер мисал китерәсем килә. Швейцариядә дүрт дәүләт теле. Балалар мәктәпләрдә берничә тел өйрәнә. Дүрт тел булу – дәүләтнең  үсешенең сере дә, мөгаен. Кеше милләте, ата-бабасы белән горурланып яшәргә тиеш. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев