Шөгернең “Тургай” балалар бакчасында “Сыерчык оясы” экологик акциясе узды.
Анда балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, апалары-абыйлары белән катнашты.
Алар үз куллары белән сыерчык оялары ясадылар, балалар аны шатлана-шатлана, горурлык хисе белән алып килгәннәр. Ояларны бакча территориясенә урнаштырдылар. Балалар кошлар килгәнен үзләре күзәтә алсын өчен шулай эшләнде.
“Дала” заказнигы җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов балаларны әлеге эшләре өчен мактады, грамоталар тапшырды.

Нет комментариев