Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туу турындагы таныклыкка фото куярга тәкъдим итәләр

Инициативаны «Бердәм Россия»дән Солтан Хәмзаев белдергән. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Фотографиянең булмавы баланы алыштырырга мөмкинлек бирә, ә таныклык исә үзенең мәгънәсен югалта диярлек», - диелә мөрәҗәгатьтә. 

Хәмзаев билгеләп үткәнчә, фотоны документка махсус QR-код рәвешендә беркетергә була; сурәтне кую «Дәүләт хезмәтләре» порталында башкарылырга мөмкин. Парламентарий белдергәнчә, россиялеләр еш кына туу турында таныклыкның сыйфатына зарлана, документ бик тиз арада яраксыз хәлгә килә. Шуңа бәйле рәвештә, депутат фикеренчә, таныклыкның яңа форматы һәм төрен булдырырга кирәк.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев