Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Тынгы белмәс ветеран турында бүген дә «очкыннар чәчрәтеп, үз артыннан ияртеп баручы ул», диләр

Лениногорск мәгариф идарәсе пенсионерлары гөр килеп яши. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки бу идарәнең ветераннар Советын районыбызның танылган активисты, тынгы белмәс Люция ханым Ильина җитәкли.

Бетмәс-төкәнмәс планнары, аларны тормышка ашыруда армый-талмый эшләүче Люция Владимировнада башкаларны да үз артыннан ияртеп барырлык яктылык чыганагы бар сыман. Әле соңгы араларда, март аенда гына алар уздырган чаралар да байтак. Быелгы чараларның күпчелеге Халыклар бердәмлеге, хәрби һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.

“Очкыннар чәчрәтеп торган, сүнмәс дәртле Люция апа – безнең өчен үрнәк. Аны белгән, аның белән аралашкан кеше “әллә эчке ягында бер дә энергиясе бетеп утырмый торган батареясе бармы икән” дип уйламый булдыра алмый, мин үзем дә шулай уйлап куям. Люция апа ветераннар белән генә түгел, яшь гаиләләр, мәктәп балалары белән дә зур эш алып бара.

Безнең ветераннар советында “Гаилә учагы”клубы эшли, әлеге клубны да Люция Владимировна алып бара. Клуб эшенең максаты зур, гаиләдә бер-береңне аңлау, ярдәмләшеп яшәү, балаларны аң-белемле, намуслы, иманлы итеп тәрбияләү, нәсел-нәсәбеңне, ана теле  һәм үз милли гореф-гадәтләреңне өйрәнү, буыннар бәйләнешен саклау. Үз гаиләсен, үз милләтен, телен хөрмәтләгән кеше генә башка милләтләргә хөрмәтле һәм ихтирамлы була ала. Димәк, “Гаилә учагы” клубы халыклар бердәмлеге сагында тора дигән сүз бит инде бу”,- ди Лениногорск муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Галия Халимова.

Люция Владимировна Ильина Лениногорск якларына Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң килгән. Ул Яр Чаллы шәһәрендә үскән, әти-әнисе Люция бәләкәй чакта шушында кайтып төпләнгәннәр.

“Мин үземне үстергән әтиемнең исеме белән йөрим. Ул белорус милләтеннән иде, әнием белән алар Ташкент шәһәрендә танышканнар. Әни – Зөбәрҗәт исемле иде. Татарстанда яшәүче әбием –  әнинең әнисе авырып киткәч, әти-белән әни аны карарга кайтканнар. Ул элек Ворошилов районы, аннары Яңа Юл районы дип үзгәртелгән җирдә яшәгән. Ә 1959 нчы елда бу район бетерелгән, авыллары Минзәлә һәм Сарман районнарына кертелгән. Әби белән берничә ел яшәгәч алар бергәләшеп Чаллыга күчеп килгәннәр. Мин Чаллының 2 нче мәктәбендә укыдым, аннары Минзәлә педучилищесына укырга кердем. Балачагымда мин гел әби янында булдым, шуңа күрә әбиләрне аерым бер ярату белән яратам. Ветераннар белән эшләвем дә шуңа”,- дип сөйли Люция Владимировна.

Педучилищеда укыган елларын ул мәдәният-сәнгать, спорт белән шөгыльләнгән иң актив еллар булуын әйтә. Бу чорда училищеның җыр һәм бию ансамбле белән алар республиканың төрле төбәкләрендә, башкалабыз Казанда  күп чыгышлар ясаганнар. Студент кыз гимнастика белән шөгыльләнгән, спортның бу төрендә разрядлы спортчы. Аңа хәтта сыйныфташлары “сөяксез” дигән кушамат та такканнар. Концертларда гимнастика номеры белән чыгыш ясаганда, ул дөрестән дә сөяксез кешедәй катлаулы формаларга кереп, әкәмәт күнегүләр күрсәтә торган булган.

Педучилищены тәмамлагач аңа Лениногорск районына юллама биргәннәр. Районыбызның Федотовка авылы мәктәбендә ул мөгаллимлеккә беренче адымнарын ясаган һәм озак еллар дәвамында, лаеклы ялга чыкканчы шушында эшләгән. Үзенең беренче мәхәббәтен, булачак тормыш юлдашын, 57 ел бергә гомер кичергән “матур Чтәпанын” да шунда очраткан. Авыл халкы Степан Ильинны ике кушамат белән “Матур Чтәпан” һәм “Җырчы Чтәпан” дип атап йөрткән. 

“Ул да авылның актив, мәдәният-сәнгатькә гашый кешесе иде. Мин билгеле педучилищеда укыган еллар тәэсирендә мәктәптә дә дәрестән тыш чараларга чумдым. Мәктәп кенә түгел, авыл тормышы, клуб эше, әле тагын атнага бер тапкыр авыл яңалыклары, хәл-әхвәлләре турында газет чыгара идем. Җомга көннәрендә авыл радиосы аша музыкаль –мәдәни тапшыру ясый башладым. Яшь чакта да, олыгая башлагач та шундый тормыш белән яшәдем, кайвакыт өйгә йокларга гына ката торган чаклар булды. Шул вакытларда Степаным бик ачуланмый гына “караватыңны да мәктәпкә илтеп куй инде” дия торган иде”,- ди Люция апа. 

Степан ага белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 8 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Степан ага 2022 нче елда вафат булган, урыны оҗмахта булсын, Люция ханым аның турында истәлекләрен күз яшьләренә чыланып сөйләде.

Федотовка авылы кешеләре, укучылары Люция Владимировнаның мәктәп, авыл халкы, аның мәдәният-сәнгать тормышына керткән өлеше турында кыскача гына сөйләү мөмкин түгел диләр.

“Гомумән, аның эшен “өлеш” дип атап та булмый, бу аның аның яшәү рәвеше булды. Ул безне мәктәптә рус теле һәм әдәбияттән укытты. Мөгаллим буларак укучыларына үзе укыткан фәннәр буенча төпле белем бирү белән генә чикләнеп кала торган кеше түгел иде. Дәрестән тыш сәгатьләрдә безне шахмат уйнарга, биергә, сәнгатьле итеп сөйләргә, хәтерне яхшырту күнекмәләренә, тагын санап бетергесез күп, баланың үсеше өчен бик кирәкле булган нәрсәләргә өйрәтте. Шуның өстенә әле районара узган укытучылар бәйгеләрендә, клуб тормышында да катнашырга өлгерә иде. Аңарда булган бетмәс-төкәнмәс идеяләр, планнар, уйлап табулар бер безнең Федотовка авылына гына сыешлы түгел, бөтен Лениногорск районына, хәтта аннан да ераккарак җитәрлек булды. Хәзер дә шулай, инде шәһәрдә яшәвенә карамастан мәктәптә, клубта үткәрелә торган барлык чараларда, авыл җыеннарында даими катнаша, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, авылның киләчәге өчен янып яши”,- ди Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.

Люция Владимировна 22 ел дәвамында Федотовка авылы ветераннар Советы җитәкчесе булган, авылдашларының сүзен тыңлап, 5 ел авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән. Бүгенге көндә ул Лениногорск мәгариф ветераннары Советы рәисе һәм  район ветераннар Советы президиумы әгъзасы булып тора. Һәрвакыт алгы флангта баручы, тормышны яратып, башкаларга да аның матурлыгын күрсәтә белүче ветеранның тагын бик озак еллар яктылык сибеп яшәвен телибез.

Исламия Галимова

фотолар: гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев