Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылары олимпиадада җиңгән татар теле укытучыларына 115 мең сум акча түләячәкләр

Татарстанда туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм форматын үзгәртәләр.

Грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата түләүләр бирелә башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты проектына аңлатма язуында әйтелә, хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проектын әлеге ярдәм чарасының механизмын үзгәртү карарыннан соң эшләделәр. Тәкъдимне Татарстан Рәисе 2026 елның 3 февралендә раслады.

Үзгәрешләрнең асылы – грант системасыннан турыдан-туры түләүләргә күчү. Шул ук вакытта программа эчтәлеге элеккечә кала: укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында яки татар теле буенча халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар бүләкләнәчәк.

Түләүләр конкурс нигезендә бүленәчәк. Пособие күләме 115 мең сум тәшкил итәчәк, ел саен аны 13 педагог ала алачак.

Акчалар 2026 елга Татарстан бюджетына салынган инде, өстәмә чыгымнар кирәк булмаячак.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев