Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучылар өчен сөенечле яңалык

Хезмәтләрендә ирешкән уңышлары өчен Президент премияләре арттырылган.

Хәзер аның күләме  1 000 сумнан 1 250 сумга күтәрелде. Россия Президенты Владимир Путин әнә шундый карарга кул куйды.  Әлеге  документ беләң хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.

Россия Президенты бу премияләрне 2018 елны гамәлгә куйган иде. Акчалата премиянең асылы укыту һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерүдә укытучыларны стимуллаштыру, аларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү мөһимлегенә юнәлтелгән. Укытучыларга ел саен һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә премия бирү каралган.
 Аның күләме  200 000 сум. Тик бу премиягә лаек булыр өчен аларга махсус конкурста катнашырга һәм мәртәбәле урын яуларга кирәк. Бер шарт: конкурста катнашу өчен укытучының педагог эшчәнлеге 3 елдан да ким булмаска тиеш.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ukytuchylar-chen-senechle-yaalyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев