Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умартачылар быел юкә балы аз булыр дип фаразлый

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин быел юкә балының аз булачагын әйтте.

Ул коры һава торышы белән бәйле.

«Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганычка каршы, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез. Бер ай вакыт бар, көнбагыш чәчәк атачак. Юкә чәчәк атты, әмма бал кортлары юкәгә бармый. Ул эсселек белән бәйле. Дым юк, ә юкә — бик сизгер агач. Юкә балы аз булачак», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында.

Ул шулай ук бал кортларының басуларга сибелә торган пестицидлар белән агулану очраклары булуын да искә алды. «Бу эсседә кортларны ояда тотып булмый. Бал кортлары агуланган очраклар бар», — ди ул.
 

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев