Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча бирелә

Россия Хөкүмәте «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән герой-аналарга һәм ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә өстәмә рәвештә 30 млн сумнан артык акча җибәрәчәк.

Тиешле боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.

Бу исемгә лаек булучылар аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.

«10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, Россия Федерациясе гражданины булган анага «Герой-ана» исемен гамәлгә кертергә», – диелә карарда.

«Ата-ана даны» дәүләт бүләге исә, 2010 елдан башлап, дүрт һәм аннан да күбрәк балаларын яки уллыкка алынган балаларын тәрбияләүче ата-аналарга гаилә институтын ныгытуда катнашулары өчен бирелә.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев