Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елдан 2 мең лениногорскилы универсаль пособие алачак

Киләсе ел башыннан аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие түләнә башлаячак. Аны якынча 2 мең лениногорскилы алачак дип көтелә.

Яңа төрле ярдәм түгел бу. Моңарчы булганнарын берләштереп түли башлаячаклар.  Универсаль пособие 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк. Бу хакта Лениногорск Пенсия фондының клиентлар белән эшләү җитәкчесе Айгөл Исламова тулырак аңлата.

“Пособие  гаиләдә җан башына тиешле керем яшәү минимумыннан түбән булган хатын-кызларга, 17 яшькә кадәрле бала үстерүчеләргә билгеләнә. 2023 елда яшәү минимумы 12 мең 219  сум булыр дип көтелә. Пособиене билгеләгәндә,  гаиләнең еллык кереме исәпләнәчәк. Әйтик, 12 мең 219 сумны 12 айга тапкырласаң, 146 мең 628 сум килеп чыга. Әгәр гаиләдә 4 кеше яши икән, бу сумманы 4кә тапкырлыйсы була. Керем килеп чыккан суммадан азрак икән, димәк, пособиега өметләнеп була”, - ди Айгөл Исламова.

Универсаль пособие берләштерүче 6 төр ярдәм чаралары:
      1. Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие
     2. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала  карау буенча пособие
     3.Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага  3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү
     4.  3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү
     5. 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү
     6. Икенче бала тууга бәйле рәвештә аңа 3яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү

8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга бирелә торган пособиене билгеләгәндә исә айлык хезмәт хакы, эшмәкәрлектән кергән табыш кына түгел, пенсия, стипендия, милек, торак саткан, арендага биргәннән кергән акча, кертем буенча процентлар да исәпкә алыначак. Бу очракта машина, гараж, җирләр дә исәпкә алына.


Универсаль пособиенең  өстенлеге нидә соң? Айгөл Исламова аңлатуынча, ул – хатын-кыз авырлы вакыттан башлап, сабыена 17 яшь тулганчы түләнә торган ярдәм чарасы. “Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызга пособие шул көннән башлап, баласы туганчыга кадәр түләнә. Бала тугач, ул инде сабыйга билгеләнә. 3 яшькә кадәрге  балалары булганнар берьюлы ике түләү алырга хокуклы. Алар универсаль пособиегә дә өметләнә ала һәм ана капиталыннан да айлык түләү рәсмиләштерергә мөмкин”, - ди Айгөл Әхмәтисламовна.

Ана капиталыннан түләүгә килгәндә, ул бердәм шартларда, бер гариза буенча, туу чираты нинди булуга карамастан, һәр балага түләнә.

 “Универсаль пособиене түләү социаль фонд тарафыннан федераль бюджет һәм регион бюджетлары исәбеннән башкарылачак. 2023 елда Лениногорскига бу максатларга 246 миллион сум тотылачак, шуның 147,6 миллионы федераль бюджеттан, 98,4 миллионы – республика бюджетыннан булачак”, - ди Айгөл Исламова.  

Хәзерге вакытта балалар өчен булган түләүләрдән универсаль пособиегә күчүне тәэмин итү өчен,  бала 2022 ел ахырына кадәр туган очракта, саклану кагыйдәсе каралган. Беренче балалары булган гаиләләр, түләүләрне балага 3 яшь тулганчы иске шартларда ала алачак.  Мондый гаиләләр шулай ук универсаль пособиегә күчү хокукын ала.

 Пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, яки КФҮ (күп функцияле үзәк) һәм социаль фондның территориаль органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә.


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X