Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида янгын куркынычы саклана
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида янгын куркынычы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турындагы шторм кисәтүен озайта.

 

«17-24 июльдә Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда югары (4 класслы) һәм гадәттән тыш (5 класслы) янгын куркынычы саклана», диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, беренче тапкыр шторм кисәтүе 13 апрельдән 20 апрельгә кадәр игълан ителде.

 https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ


Нет комментариев