Урмышлы авылында егетләрне армиягә озаттылар
Армия хезмәте - бурыч
Урмышлы авылы мәдәният йорты авылның ике егете: Данил Имаметдинов һәм Данил Ганиевларны армия сафларына озату чарасы уздырган.
Егетләр Әлмәт һөнәри колледжын тәмамлап, бурычларын үтәргә – армиягә киткәннәр.
Мәдәният йортыннан Ландыш Локманова хәбәр иткәнчә, ике егет, ике егетнең дә туганнары, дуслары, әти-әниләре, әби –бабалары клубка җыелып килгәннәр.
Егетләргә изге теләкләр теләгәннәр, армиядә булып кайткан егетләр киңәшләр җиткергән.
Соңыннан бергәләп фотога төшкәннәр.
Егетләрнең исән-сау хезмәт итеп кайтуын телибез. Хәерле юллар сезгә, егетләр!
фотолар: авыл мәдәният йортыннан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев