Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы авылында волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераны янында булып, бәйрәм белән котладылар, кар чистарттылар

«Диалоги с Героями» Бөтенроссия проекты кысаларында Урмышлы авылында Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу узды.

 

Авылның яшь буыны - волонтерлар социаль хезмәткәр Флюра Мостафина һәм авыл китапханәчесе Гөлия Галиева белән берлектә Ватан сугышы ветераны Мингата Якупов янында булдылар.

Очрашу барышында остазлык традицияләрен торгызу, Россия халкының батырлыклары  хәтерен саклап калу, актив гражданлык позициясе, патриотлык хисе тәрбияләү,  үткәннәр өчен горурлык хисе кебек темаларга кагылдылар.

Мингата бабайның тормыш юлын күздән кичерделәр. Ветеран аларга сугыш еллары турында сөйләде. Хөрмәт, әхлаклылык темасын да читләп үтмәделәр. Ветеран яшь буынга тормыш тәҗрибәсеннән җыелган киңәшләрен бирде.

Волонтерлар ветеранны бәйрәм белән котладылар, йорт тирәсендәге карны чистарттылар.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2170525.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев