Урмышлы авылының социаль хезмәткәрләре мәдәни мирасны игътибардан читтә калдырмый
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы авылының социаль хезмәткәрләре мәдәни мирасны игътибардан читтә калдырмый

Быел Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы.

Шул уңайдан "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Урмышлы авылы социаль хезмәткәрләре "Халыклар күп - Россия бер" дигән чара үткәрде. 

Чара авыл клубында олы яшьтәге апалар һәм волонтерлар белән берлектә үтте.

Катнашучылар төрле милләт язучыларының шигырьләрен укыдылар, милли җырлар башкардылар.

 


Нет комментариев