Үзәк китапханәдә «Әкият дөньясында» дип исемләнгән чара үткәрелде (+фотолар)
Татар язучысы, хикәяләр, шигырьләр, драма әсәрләре җыентыклары авторы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан ГабдуллаТукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар белән «Әкият дөньясында» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар төрле бәйге-ярышларда көч сынашты, уеннарда актив катнашты.
Яшь артистлар Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен дә сәхнәләштерде.
Язучы Абдулла Алиш инде күптәннән безнең арабызда булмаса да, аның әсәрләре бүген дә актуаль. Аларны укып һәркем соклана. Һәрбер бала язучының иҗатын һәм аның дөньясын үзләренчә күрә һәм кабул итә. Аның әкиятләрен балалар яратып укый. Әкиятләр эш сөючән һәм игелекле булырга, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга өйрәтәләр.
Фото һәм мәгүлүмат Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев