Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган елда Лениногорскида 21 кешедә туберкулез ачыкланган

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

 

Лениногорскида ел саен яңа авыручылар ачыклана. Татарстан Гигиена һәм эпидемилогия үзәгенең Лениногорск бүлекчәсе табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр иткәнчә, 2022 елда 21 лениногорскилыда туберкулез ачыкланган, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 кешегә күбрәк. “Узган ел авыручылар арасында бер 15 яшькә кадәрге бер бала да бар. Әле моңарчы, ягъни 2013 елдан бирле балалар арасында туберкулез белән авыручылар күзәтелмәгән иде”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева. Аның әйтүенчә, яңа ачыкланган авыручыларның унөченең яше:  18дән 49га кадәр, 6 кеше – 60 яшьтән өлкәнрәк.

“Кызганыч, туберкулез балаларны да, олыларны да аямый. Шулай да куркыныч зонада эшкә яраклы кешеләр тора.  Авыручыларның унысы – беркайда да эшләми, 7се – сәүдә, коммуналь хуҗалык өлкәсендә, транспорт, промышленность предприятиеләрендә, 4се – пенсионерлар”, - ди Рамилә Харрасовна.  

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2030 елга кадәр туберкулезны җиңәргә тели, куелган максат барып чыгармы? Үпкә чире үлемгә дә китерүче авыру, узган ел өч лениногорскилы әлеге чирдән якты дөнья белән хушлашкан.

Кагыйдә буларак, туберкулез мәҗбүри флюорография тикшерү барышында ачыклана. Нәкъ менә шул юл белән 11 лениногорскилыда бу авыру “табылган”. Шуңа күрә Лениногорск табиб-фтизиатрлары флюорография тикшеренүләрен вакытында үтәргә киңәш итә. Кешеләр флюорографияне кирәксенмичә йөреп, табибларга авыру көчәйгәндә генә мөрәҗәгать итәләр, шунлыктан туберкулез да соң ачыклана.  Узган елда авыручыларның үзвакытында флюорография тикшеренүе үтмәү 8 очракта (38%) билгеләнгән. Аларның берсе бу төр тикшеренүне 9 ел, икенчеләре дүрт елдан 8 елга кадәр үтмәгән.

Үпкә туберкулезын диагностикалауның төп ысулы булып 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә флюорография тикшеренүе үтү тора. Ул ел саен яки 2 елга 1 тапкыр үткәрелә (һөнәренә, сәламәтлек торышына һәм төрле куркыныч төркемнәренә каравына бәйле).
“2022 елда 39 мең  лениногорскилы флюорография үтәргә тиеш булган, шуларның 38 959ы үткән. Ике елдан артык 38 лениногорскилы флюрография кабинетында булмаган. Шул ук вакытта  йөз процент белән флюорографияне мәгариф, сәламәтлек саклау, гомуми туклану, сәүдә өлкәләрендә эшләүче лениногорскилылар үтә”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев