Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган елда Татарстанда 12 кешене кара елан тешләгән

Былтыр Татарстанда кара елан тешләүгә шикләнеп, 20 дән артык кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, 12 кешене кара елан тешләве расланган.

Быел әлегә елан тешләү очраклары белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтте.

«Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә елан тешләп эләгүчеләрнең өчесе авыр хәлдә булды, барысы да дәваланып чыкты. Зыян күрүчеләр арасында балалар булмады», - диде табиб.

Алия Насыйбуллина әйтүенчә, елан тешләгән урын 2-3 сәгать эчендә шешә, кайнарлана, шеш аркасында елан тешләре эзе күренми дә.

Баш токсиколог хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте. «Жгут салырга ярамый, жгут хәлне тагы да кыенлаштырырга мөмкин. Ул очракта операциясез булмавы да ихтимал», – диде.

https://tatar-inform.tatar/news/uzgan-elda-tatarstanda-12-kesene-kara-elan-teslagan-5854179

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган елда Татарстанда 12 кешене кара елан тешләгән