Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабада "ТАТМЕДИА" журналистларының беренче Сабан туе узды

Байлар Сабасында журналистлар Сабан туе узды. Ул «Татмедиа» җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланды.


 
Сабантуйның тамашачысы да, ярышларда катнашучысы да – барысы да журналистлар иде. Республиканың мәгълүмат чараларында эшләүче барлык каләм ияләре бер мәйданга җыелды.
Сабантуйга 65 филиалдан килгән журналистларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде. «Татмедиа» тарихында мондый чараның булганы юк иде әле. Журналистлар бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик”, -  диде ул.

Кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бар иде.  “Идея бөтен «Татмедиа» җитәкчелегенеке иде. Бүген Татарстан тормышын «Татмедиа»сыз күз алдына китереп булмый. Миллилекне сакларга сез ярдәм итәсез. Сабантуй традициягә әйләнер дип өметләнәбез”, - диде ул. Шамил Садыйков журналистиканы иң кызыклы профессия һәм яшәү рәвеше дип атады.

«Журналистның эше тәүлек буе бара. Журналистика - ул яшәү рәвеше. Бездә 1600 кеше үзен журналистика белән бәйләгән”, - диде ул.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов комиссия эшен яктыртуда һәм алып баруда журналистларның өлеше зур булуын ассызыклады. Ул район редакцияләрендә эшләүче журналистларның хезмәтен аерып әйтте. “Сез халык өчен киңәшче, сердәшче һәм яклаучы. Халкыбызның тормышын сездән башка күз алдына китереп булмый. Милләттәшләрне тыңлый, гозерләрен ишетә беләсез”,  - диде ул. Марат Әхмәтов игътибарына грант акчалары хисабына район редакцияләрендә гамәлгә ашырылган проектлар тәкъдим ителде.
“Татмедиа” грантлары ярдәмендә “Заман сулышы” газетында “Лениногорск- талантлартөбәге” дигән яңа рубрика булдырдык. Анда шәһәр һәм районыбыздагы талантлы кешеләр, шәхесләр турында язып торабыз.
Нәкъ Сабантуй кебек узды, мәйданда ярышлар гөрләде. Журналистлар чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып узыштылар, капчык киеп йөгерделәр,  утын кистеләр, гер күтәрделәр, турникта күтәрелделәр, волейбол уйнадылар, кул көрәшендә катнаштылар, аркан тарттылар, бил алыштылар...

Сабантуйның баш батыры булып “Шәһри Казан” газетасы  журналисты Фәрид Салихов калды – тәкәне аның иңнәренә салдылар. “Татмедиа” филиалы хезмәткәрләре һәм артистлар чыгышы – матур ял концерты иде.

 

  • Белешмә.
  •     “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла.  «Татмедиа» составына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык профиль керә. “Татмедиа”  җәмгыятендә газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. Журналлар татар, рус телләрендә дөнья күрә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә алып барыла.

 

Салават Камалетдинов фотолары

#татмедиа15

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй в Сабах 2022 Журналистлар сабан туе