Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватрушка (тюбинг)та шуганда нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

Кыш ае — имгәнү алу очрагының иң еш вакыты. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, хастаханәгә эләгүеңне көт тә тор.

Үтеп баручы елның кыш аенда Лениногорск балалар хастаханәсенә ватрушка (тюбинг) та шуганнан соң төрле җәрәхәтләр алган 12 бала мөрәҗәгать иткән. Аларның 7се хастаханәгә үк озатылган.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә? 

1. Таудан махсус билгеләнгән урыннарда гына шуарга;
2. Берничә ватрушканы бергә тоташтырып шумаска;
3. Басып, яисә корсакка ятып төшмәскә;
4. Бер урынлы тюбингка җыйнаулап утырмаска;
5. Шуып төшкән вакытта аяк белән туктатырга тырышмаска; 6. Тюбингларны транспорт чараларына бәйләмәскә; 
7. Шуганда дистанцияне бозмаска. Алдан шуып киткән бала тулысынча төшеп җитмичә, артыннан ук төшәргә ярамый.

Күрәсез, кагыйдәләр күп түгел. Алар кешенең тормышын һәм сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирә. Кагыйдәләрне үтәсәк, сау-сәламәт булырбыз, балаларга да бу кагыйдә-киңәшләрне аңлатсак иде. 

Әгәр дә сез ватрушка белән шуар өчен куркыныч урыннарны белдегез икән, 8-855-95-5-06-12 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Мәгълүмат Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең ВКонтакте социаль челтәреннән

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев