Венера Шәрәфетдинова: Иң еш алдану очраклары – сыйфатсыз товарлар алу
Бу тормышта һәрберебез кулланучы булып тора.
Без көн дә диярлек кибеттән яки интернет аша нәрсә дә булса сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Һәрберебезнең дә гомерендә бер генә тапкыр булса да сыйфатсыз азык-төлек, кием-салым, техника сатып алганы бар. Болар хакында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бүлек начальнигы Венера Шәрәфетдинова белән сөйләшәбез.
- Венера Равгатовна, бүгенге көндә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә нинди актуаль проблемаларны күрәсез?
- Бүген кулланучылар товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда төрле проблемалар белән еш очраша. Кайвакыт ышанычсыз сәүдә итү яисә ялган товарлар сату очраклары була, шулай ук товар турында төгәл, тулы булмаган мәгълүмат таратыла. Менә шунда төп кыенлык килеп чыга да инде: үз хокуклары турында белмәү. Күпләр товарны кире кайтарганда, гарантия алганда яки шикаять язу вакытында ничек эш итәргә кирәклеген белмиләр. Интернет мошенниклыгы арта: ялган сайтлар, ялган акцияләр һәм ташламалар, яшерен түләүле язылулар - бу кайда куркынычсыз сатып алырга икәнлеген аңлауны катлауландыра. Үзегезне яклау өчен, үз хокукларыңны белү мөһим, сатучыларны тикшерергә, килешүләрне һәм сатып алу шартларын укырга кирәк.
- Соңгы елда кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарда үзгәрешләр булдымы?
- Әйе, әлбәттә. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон заманча трендларга яраклаштырылды. Мәсәлән, 2025 елның 1 сентябреннән башлап, өстәмә хезмәтләр, товарлар һәм эшләрне мәҗбүри тәкъдим итүгә каршы яңа чаралар кертелде. Сатучыларга, агрегатор хуҗаларына һәм башкаручыларга автомат рәвештә ризалык билгесе кую, башка төрдә ризалык белдерү тыела. Әгәр өстәмә продуктны сатып алу өчен ризалык бирелмәсә яки ул мәҗбүриләп тәкъдим ителсә, сатучы таләп кертелгән көннән алып 3 календарь көне эчендә акчаны кайтарырга тиеш.
- Сезнең ведомство кулланучыларның хокукларын бозу очракларында ниләр эшли?
- Клиент шикаять белән мөрәҗәгать иткәндә, кешене тыңлау һәм аның ни өчен канәгатьсезлек белдерүенең чын сәбәпләрен төгәл ачыклау мөһим. Бу соңыннан проблеманы дөрес чишү алгоритмын төзүгә ярдәм итә. Без шунда ук закон бозучылар белән телефон аша элемтәгә кереп, аларга кулланучының хокуклары һәм бурычлары турында аңлату үткәрергә тырышабыз, бу күп очракта мәсьәләне оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә, шикаятьләр һәм судка гаризалар әзерләүдә ярдәм күрсәтәбез. Кулланучыларның хокуклары бозылганда, безнең оешмага мөрәҗәгать итер алдыннан, беренче чиратта, сатучыга шәхсән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әгәр сатучы сезнең таләпкә җавап бирмәсә, шикаять итеп сатучыга җибәрергә тәкъдим итәбез.
Тагын да күбрәк яңалыклар Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең ВКонтакте челтәрендә: https://vk.com/gosalcogolrt
Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 3 октябрь санында укый аласыз.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев