- Табибларның ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлары җитәрлек түгел. Педиатрлар, дәвалау оешмаларындагы кабул итү бүлекләрендә эшләүчеләр әлеге чир турында күбрәк белсен иде. Шул чагында безне аңларга тырышырлар иде, - ди Үзбәкстаннан килгән кыз.
Кызчык һәм тагын берничә бала Казанда узган «ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча чаралар» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
Россиядә ВИЧ-инфекция...
- Табибларның ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлары җитәрлек түгел. Педиатрлар, дәвалау оешмаларындагы кабул итү бүлекләрендә эшләүчеләр әлеге чир турында күбрәк белсен иде. Шул чагында безне аңларга тырышырлар иде, - ди Үзбәкстаннан килгән кыз.
Кызчык һәм тагын берничә бала Казанда узган «ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча чаралар» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
Россиядә ВИЧ-инфекция вирусының анадан яңа туган нарасыйга күчү очрагы ел азагына кадәр бөтенләй бетәргә тиеш. Бу фикерне Мәскәүдәге ВИЧ-инфекция чирен дәвалау һәм профилактикалау фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе Евгений Воронин авызыннан ишеттек.
Дәүләт программасы 2016 елга кадәр кабул ителгән. Аның өчен киләсе елга өстәмә 20 миллиард сум акча да каралган. Дәүләт программасы буенча эш өч этапта башкарылачак: пациентларга даими тест үткәртү, ягъни анализ тапшырту, чир табылган сурәттә, вакытында исәпкә бастыру һәм махсус үзәкләрдә дәвалап тору.
Россиянең башка төбәкләрендәге кебек, Татарстанда да шул ук хәл күзәтелә. СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге җитәкчесе Нияз Галиуллин әйтүенчә, бүген ВИЧны җенси юл белән йоктыручылар республика районнарында һәм авылларында да шактый.
Һәр төрле яман гадәт иң әүвәл шәһәр җирлегендә башлана һәм аның, иртәме- соңмы, авылларга барып җитәсен көт тә тор. Белгечләр моны авылларда саклану чарасын күрә белмәүләре белән дә аңлата. Авыл кешесе медицина оешмасында да сирәк күренә. Иң аянычы: тотнаксыз җенси тормыш алып баручы үзенең йогышлы чир белән авыруын белгәнче, аны әллә ничә кешегә йоктырырга мөмкин. Уйлап түгел, уйнап кына башкарылган гамәл аркасында, гаилә, бичара балалар гомер буе җәфа чигә.
Республикада 22 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Казанда - 9 кешедә, Чаллыда - 5, Әлмәт, Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Лениногорск, Тукай районнарында берәр кешедә табылган.
Республика СПИД-үзәк белгечләрендә ВИЧ-инфекция белән авыручы 18 мең 612 кеше исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле аналардан 2 мең 450 бала туган, аларның 95енә әнисе чире йоккан. Әлеге чир яңа туган нарасыйда минуты-сәгатендә беленмәскә дә мөмкин. Төгәл диагноз ел ярымнан соң гына куела.
Чыганак: vatantat.ru
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев