Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгеч аңлатма бирә: ВИЧка тест ясау гомерне саклап кала

Үзеңнең ВИЧ-статусыңны белеп тору - ул үз сәламәтлегеңә җаваплы карау дигән сүз

Күпләр ВИЧ-инфекция аларга беркайчан да кагылмаячак дип ялгышалар һәм үз ВИЧ-статусларын белергә ашыкмыйлар. Ләкин, статистика күрсәткәнчә, ВИЧтан беркем дә сакланмаган. Соңгы вакытта авыруны йоктыручылар арасында халыкның социаль яктан имин катламнары вәкилләре дә бар, һәм ВИЧ йоктыруның төп юлы булып җенси юл кала.

ВИЧка тест үтү - инфекция йоктыру турында белүнең бердәнбер ысулы. Әгәр дә тест узган вакытта нәтиҗә уңай булса - бу әле ахыргы вердикт түгел. Мондый очракта ВИЧка кабаттан тирәнтен анализ кирәк. Мөмкин кадәр тиз арада СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, кабат тикшерү үтәргә һәм, нәтиҗә расланса, учетка басып, ретровируска каршы препаратларны кабул итә башларга кирәк.

Үзенең ВИЧ-статусы уңай булуын белмичә, кеше авыруның көчәюенә һәм таралуына юл куя ала, шуңа күрә ВИЧка тест үтү - инфекция йоктырганлыгың турында белүнең бердәнбер ысулы, дип билгеләп үтә СПИД үзәгенең Әлмәттәге филиалы профилактика бүлеге мөдире Алсу Газыймова.

- Кешеләр, нигездә, кандагы холестерин һәм глюкоза күләмен генә тикшерәләр, ләкин ВИЧка тест үтү шулай ук мөһим. Яшәү рәвеше нинди булуга карамастан, бүгенге көндә бу вирустан беркем дә сакланмаган, - дип ассызыклады Алсу Газыймова.
Табиб-эпидемиолог шулай ук кайберәүләрнең эштә медицина профилактик тикшерүләре вакытында иммунодефицит вирусы булу-булмауны да тикшерәләр дип ялгыш уйлауларына игътибар юнәлтте.

- Медицина тикшерүләре вакытында ВИЧка тикшерүне, кагыйдә буларак, гражданнарның кайбер категорияләре генә үтә. Шулай ук ВИЧка тестны донорлар, хәрби комиссариатларда хәрби хезмәткә чакырылучылар, 18 дән 65 яшькә кадәрге хастаханәгә салынучы пациентлар, йөкле хатын-кызлар мәҗбүри рәвештә тапшырырга тиеш. Кызганычка каршы, гадәти стандарт медицина тикшерүе вакытында үзләрен ВИЧка тикшерделәр дип санаучы, үзенең ВИЧ-статусын беләм дип уйлаучы кешеләр бар, ләкин бу ялгыш фикер, - ди Алсу Газыймова.

ВИЧка тест тапшыру - ирекле эш һәм тулаем бушлай. Белгечләр елына ким дигәндә 1 тапкыр тикшерелергә кирәклегенә басым ясый. Шунысы мөһим, кеше үзенең ВИЧ-инфекция йөртүче булуы турында никадәр иртәрәк белсә, ул шулкадәр тизрәк арада медицина ярдәме ала һәм дәвалана башлаячак. ВИЧ-инфекцияле кешенең тиешле дәвалау булганда картайганчы яшәргә мөмкинлеге бар. СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекцияле кешеләр өчен барлык хезмәтләр, шул исәптән дарулар да бушлай.

Исегезгә төшерәбез: теләгән һәркем Әлмәт шәһәре, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Промышленная урамы, 1а йорты адресы буенча ТР СПИД үзәге филиалында, тору урыны буенча поликлиникада ВИЧка тикшеренү үтә ала.

Шулай ук профилактик акцияләр вакытында күчмә мобиль пунктлар базасында да ВИЧка тикшерелергә мөмкин.

Таня Шамбер

Реклама 16+

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе

Каршы күрсәтмәләре бар.
Белгеч консультациясе сорала

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев