Военкоматка хатын-кыз киеме киеп барган...
ҖӘМГЫЯТЬ

Военкоматка хатын-кыз киеме киеп барган...

Батайскидан Кейтлин Лису хәрби комиссариатка хатын-кызлар киемендә килеп, барлык егетләрне шаккаттырган.

Медкомиссия узу барышында гадәти булмаган призывникны хәрби комиссариат башлыгы телефонга төшереп, күргәннәрен иптәше белән уртаклашкан, ә тегесе интернетка куйган, шуннан соң фото барлык социаль челтәрләр буйлап таралган.

"Нигә хәрби комиссар мине фотога төшерә?" - дигән сорауга Кейтлинга: «Аларны шәхси эшеңә кертәчәкбез», - дип җавап биргәннәр.

Нәтиҗәдә, яшь егетне армиягә алмаганнар.   Кейтлин сүзләре буенча, якын арада ул хатын-кыз булу өчен операция эшләтәчәк.

Чыганак

https://matbugat.ru/news/?id=33440

фото: https://pixabay.com/ru/


Нет комментариев