«Халык инспекторы»нда татарстанлылар 5,6 млн сум акча эшләгән
ТР Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кушымта эшли башлаганнан бирле, 2024 елның сентябреннән татарстанлылар барлыгы 5,6 миллион сум акча эшләгән.
Бу вакыт эчендә җиде түләүле категория буенча 12 меңнән артык гариза тапшырылган.
Татарстанда яшәүче бер ир-ат «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмендә 275 мең сум акча эшләп, рекорд куйган.
Рекордчыдан соң икенче урында торучы кулланучы да шактый актив булган, ул 209 хәбәр җибәреп, аңа 260,8 мең сум акча түләнгән.
Искәртеп узабыз, «Халык инспекторы» кушымтасында акчалата бүләк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәгән өчен бирелә. Алар арасында: кызыл утка чыгу, каршы як полосага чыгу, стоп-линияне бозу, руль артында телефон куллану, иминлек каешын такмау, җәяүлене үткәрмәү һәм калдыкларны юлга агызу кебек хокук бозулар бар.
Бүләк күләме салынган штраф суммасының 25 процентына тигез.
Шулай итеп, кайбер татарстанлылар өчен «Халык инспекторы» кушымтасы җәмгыятькә файда китерү белән бергә өстәмә керем чыганагына да әверелә.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев