Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык синоптигының көзгә фаразы

Августның егермеләре суытып алса, егерме тугыз көннән тагын шул кабатланачак.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев сентябрь җылы килергә тиеш дип фаразлый.

— Көзнең беренче ае гадәттәгедән җылырак булырга тиеш. Язның ничек килүенә карап, көзне билгелибез бит. Сентябрь март аена туры килә. Март исә көтелгәннән җылырак булды, — ди ул.

Ә август ахырында, егермеләре тирәсендә, әле бер суытып алырга мөмкин икән. Сентябрьдә дә салкын көннәр булачак.
— Иске ай бетеп, яңасы туганда һава торышы бозылып ала. Августның егермеләре суытып алса, егерме тугыз көннән тагын шул кабатланачак. Менә шундый закончалык бар. Ай арасында суытып, яңгыр явып алу әйбәт анысы. Быел да 2010 елгы җәй кабатланырмы дип борчылган идек, үләннәр инде корып беттем дигәндә, әйбәт кенә явып китте. Игеннәр дә, печән дә күтәрелеп китте. Бәрәңгегә дә әйбәт булды. Без аны җир астында дым тоташты дибез. Узган ел көзен яңгырлар явып торгач, җирдә дым күп булды. Шуның запасы коткарып калды, — дип аңлатты Әмир абый.

Сентябрьгә яңгырлар буласына исә шикләнә. Март аенда күп яуганлыктан, башка айларга явым-төшемнәр бик калмый ди. Кышны да бик җылы булмас, хәтта нормадан салкынрак та булыр дип фаразлый. Монысын ул җәйне эссе килү белән бәйләп аңлата.

 

Шәһри Казан

https://matbugat. ru/news/?id=41467

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев