Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрбиләр үзләре белән төймәле телефон ала алачак

Өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнар үзләре белән төймәле телефон ала алачак. Бу хакта «Объясняем.рф» порталында хәбәр ителә.

Җайланма билгеләнгән урында сакланачак һәм хәрби хезмәткәргә билгеле бер көн тәртибендә биреләчәк. Смартфоннарны үзең белән алу, бүлекчәләрнең дислокация урыннарында фото- һәм видеога төшерү тыела.

Моннан тыш, өлешчә мобилизацияләнгәннәр үз экипировкаларын алырга мөмкин. «Хәрбиләр кием-салым һәм экипировканы да кертеп, барлык төр азык-төлек белән тәэмин ителә. Әгәр дә хәрби хезмәткәрнең үз экипировкасы бар икән, ул аны куллана ала», — диелә хәбәрдә.

Искәртик, гражданнарны өлешчә мобилизацияләү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм аңлату өчен хөкүмәт тарафыннан колл-үзәк төзелде. Аның номеры «122» . Анда оешмалар вәкилләре дә, гражданнар да кирәкле мәгълүмат алу өчен мөрәҗәгать итә ала. Бу тема буенча күп кенә сорауларга җавапларны шулай ук «Объясняем.рф» интернет-порталында табарга мөмкин.

https://vatantat.ru/2022/09/92807/

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев