Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Хәзерге акылым элек булса, эчмәүче татарга кияүгә чыгар идем»

Күршеләрдә чираттагы бәйрәм. Рухи күтәренкелек иртәдән үк сизелә. Күршем минем “җир җимертеп” эшләп йөрүемә гаҗәпләнә. Шул сәбәпле, уенын-чынын бергә кушып, ризасызлык та күрсәтә.

 

– Кара әле, нигә сез безне хөрмәт итмисез? Без сезнең бар бәйрәмнәрегездә дә ашап-эчеп күңел ачып, ял итми калмыйбыз. Ә сез безнекен бар дип тә белмисез. Нигә сез шундый?!
- Син миңа үпкәли алмыйсың, күрше, - дим, башымны күтәрмичә генә. – Үзең беләсең бит, сезнең бәйрәмдә генә түгел, үземнекендә дә эчмим мин. Гомумән, аракы эчү сезнең өчен дә, безнең өчен дә, зур гөнаһ ул!

Хатыны сөйләшүебезне тыңлап тора икән. Ул да сүзгә кушылып, минем тарафка баса. "Хәзерге акылым элек булса, мин дә эчмәүче татарга кияүгә чыгар идем", - ди.

Ире кызганнан-кыза:
– Әнә кызыңны бир, алар шундый яхшы булса. Яулык ябып, өендә иренә генә карап ятар, - ди.

- Нигә начармыни, урамда ыштансыз йөргәнче яулык ябып йөрер, ни ояты бар аның..., - дип, хатыны иренең сүзен элеп алды. Шуннан китте, китте татарча яшәүнең бар яхшы якларын санап... Татар яшәешенең үзем белмәгән күп кенә уңайлыклары турында ишетеп, халкым өчен тагын да горурланып куйдым.

Янәшәдә басып торган кызлары, актан-карадан берни дәшмичә, акрын гына өйләренә кереп китте. Мин дә, күршеләрнең гаугалы сүзләреннән качып, читкәрәк тайпылдым. Әмма күпме генә эш белән онытылырга теләсәм дә, башта туган уйлардан качып булмый. Кызык бу тормыш. Татар яшьләре күршеләребезнең күңел ачуга корылган тормышына кызыкса, шул тормышта яшәп, гомер уртасына җиткән марҗалар татарның аек, тыныч яшәешенә омтыла.

“Күрмәгәннең күрәсе, күргәненең качасы килүе” дә шулдыр инде...

Нурулла Гариф.

http://shahrikazan.ru

http://arskmedia.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев