Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт урыныннан законсыз куылган лениногорскилы кире эшкә алынды

Эш белән тәэмин итүчедән, аның эшсез йөрергә мәҗбүр булган көннәре өчен әхлакый компенсация түләттерде.

Үзенең эштән азат ителүен законсыз дип санаган Х. дөреслек эзләп Лениногорск судына мөрәҗәгать иткән.

Суд материалларыннан күренгәнчә, ул җаваплылыгы чикләнгән “Т” оешмасында эшли торган булган. Шушы хезмәт оешмасы җитәкчесенең боерыгы белән, Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының  81 нче маддәсе, 6 нчы өлешенең “а”пунктына  нигезләп, ягьни җитди сәбәпләрсез көн дәвамында яки дүрт сәгатьтән артык эш урынына килмичә, хезмәт вазыйфаларын тупас бозган өчен эштән азат ителгән.

Әмма Х. эш бирүченең гамәлләре белән ризалашырга ашыкмаган.  Үзен эштә янәдән торгызуларын таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән.  Үзе тарафыннан хезмәт дисциплинасын бозу очраклары булмавын, бер генә көн дә эшен калдырмавын белдергән.

Бәхәсне хәл иткәндә суд, эш белән тәэмин итүче тарафыннан документлар рәсмиләштергәндә хокук бозулар булуын ачыклаган. Х.ның эш һәм ял вакыты закон нигезендә исәпләнмәгән. Шулай ук, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 193 маддәсендә билгеләнгән, эштән азат итү рәвешендә дисциплинар җәза куллану тәртибе бозылган.

Лениногорск суды  Х.ның эш бирүче инициативасы буенча эштән азат ителүен  законсыз дип таныды. Билгеләнгән хәлләрне исәпкә алып, X. белдергән дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде.  Ул элеккеге эш урынында, үз  вазифасына кереште. Өстәвенә, эш белән тәэмин итүчедән, эштән азат ителгән көннән алып,  янә торгызылган көнгә кадәр, хезмәт хакын түләттерде.  Дәгъва белдерүчегә китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация алды.

Карар законлы көченә кермәде һәм апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев