Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Хуш киләсең, Сөмбелә»

Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Хуш киләсең, Сөмбелә» дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрделәр.



“Сөмбелә” бәйрәме елның көн белән төн тигезләшкән вакытында үткәрелә. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр.

Балалар көзгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, Сөмбелә бәйрәменең үтә кызыклы, гыйбрәтле, мавыктыргыч бәйрәм икәнлегенә төшенделәр. Әлеге бәйрәм сентябрь аенда узганлыктан бәйрәм залы алтын көзне хәтерләтте.

Сөмбелә бәйрәме төрле уеннар белән үрелеп барды, дип хәбәр итә ВКонтакте челтәрендә Мөэмин-Каратай китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев