Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр
Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин календарь елының беренче эш көнен ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим итте.
Бу идеяне ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язган хатта бәян иткән. Бу хакта RT агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Хатта Петунин хезмәт законнарына мондый үзгәреш кертүнең максатка ярашлыгын бәяләүне сорый. Ул искәрткәнчә, хәзер закон эшләми торган бәйрәм көненнән соң кыскартылган эш көнен билгеләү мөмкинлеге бирми.
«Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсе нигезендә, кыскартылган эш көне хәзерге вакытта эшләми торган бәйрәм көненә кадәр генә була ала», — диелә хатта.
Эксперт фикеренчә, кыскартылган эш көне кешеләрне яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш ритмына кайтару өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/society/14-11-2020/ya-a-el-b-yr-mn-renn-n-so-berenche-esh-k-nen-kyskartyrga-t-k-dim-ittel-r-5785524
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев