Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа эш атнасына йолдызнамә. Нәрсә вәгъдә итә?

Йолдызнамә (12.08.19-18.08.19)


КУЧКАР (21.03-20.04)ларның төп игътибары көндәлек мәшәкатьләрне чишүгә һәм матди хәлен яхшыртуга юнәлгән булыр. Финанс өлкәсе уңышлы булсын өчен тырышып эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта эш турында гына уйлаганга, кучкарларның энергиясе кими. Бу бушка түгел, теләгәнгә ирешерсез, дип вәгъдә итә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның дүшәмбедән энергиясе арта башлый, ләкин тыныч булыгыз, көчегезне бушка сарыф итмәгез. Спорт белән шөгыльләнегез, саф һавада йөрегез.Үз интуициягезгә таяныгыз. Энергиягез күп нәрсәгә җитәчәк, иң мөһиме ул бушка түгел. Яраткан кешегезгә карата игътибарлырак булыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең атнасы уңышлы булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Сезне сәяхәтләр һәм маҗаралар көтә. Сатып алу, кредит рәсмиләштерү өчен уңышлы атна. Ләкин экономия турында онытмагыз. Әти-әниегез турында онытмагыз, аларга  карата сабыр һәм итәгатьле булыгыз. Бу үз чиратында атнаны тыныч кына тәмамларга һәм рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырачак.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның энергиясе үз алдына куелган бөтен бурычларны да үтәрлек. Эшегез бик күп булыр. Интуициягезгә таянып, буталчык мәсьәләләрне чишәрсез. Үҗәтлегегез, ныклы карашта булуыгыз уңыш китерми калмас. Тирә-юньдәгеләр белән аралашудан тәм табарсыз. Атна уртасында сезне романтик очрашу көтә.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар өчен бу атна бер төрле генә булмаячак. Эштә яңа үрләр яулау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, файдаланып калыгыз. Барына да өлгерергә тырышмагыз. Иң яхшысы бер эшне җиренә җиткереп эшләү. Эш белән бәйле мөнәсәбәтләрнең романтик мөнәсәбәтләргә әверелү ихтималы зур. Мәхәббәт, гаилә турында уйларга вакыт.

КЫЗ (23.08-22.09)ларны бу атнада  җитди сораулар борчыр. Өй, гаилә проблемалары беренче планга чыга. Гаиләгез белән күбрәк аралашыгыз. Атна ахырында бар да уңай якка хәл ителер.Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз.
Ял көннәрен дусларыгыз,туганнарыгыз белән үткәрегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада күбрәк акча эшләү теләге туар. Сатып-алу эшендә уңышлар көтелә. Элекке партнерыгыз белән мөнәсәбәтләрегез үзгәрергә мөмкин. Эмоция һәм хәзер үк булсын дигән теләкләргә генә таянып эш итүегез күңелсез тәмамланырга мөмкин. Яраткан кешегез белән уртак тел табачаксыз.

ЧАЯН (24.10-22.11) нар өчен бу атнада үзгәрешләр шактый булачак. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән, сезнең тәртиптән тора. Үзегезне ничек күрсәтүегезгә карап, киләчәк язмышыгыз хәл ителер. Якын кешегез  сүзендә тормаячак.  Яллар яхшы яңалыклар белән килер.

УКЧЫ (23.11-21.21)ларның кәефе яхшы. Алар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Талантларыгызны күрсәтер өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыгып кына торачак. Шәхси тормышыгызда сюрпризлар көтә.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр карьера турында уйларлар. Элек сезнең өчен буй җитмәслек хыял гына булып тоелган әйберләрне тормышка ашыруда көч куярсыз. Сезне яңа тәкъдимнәр көтә. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы. Ялгызлар күптәнге танышларына игътибарлырак булырга тиеш.

СУКОЯР (19.01-18.02) Үз көчегезгә ышаныгыз һәм барысы да яхшы булачак. Кемдер сезгә бурычларын кайтарыр, финанс өлкәсендә бар да яхшы. Йортыгызны төзекләндерү турында уйларсыз. Атна ахырында күптәнге танышыгыз белән очрашу көтегез.

БАЛЫК (19.02-20.03)Танышларыгыз сезне күңелле сәяхәткә чакырыр. Ял итегез, яңа көч туплагыз. Театрларга, музейга барыгыз Белемегезне күтәрү өчен яхшы вакыт. Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек эш итәргә кирәклеген белмәгәнгә дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчегезгә бикләнергә, үзегездә казынырга кирәкми.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев