Яңа сезон — яңа дизайн: НТР 24 телеканалы дизайнны тулысынча яңартты
Беренче февральдә НТР 24 телеканалы яңа дизайн белән эфирга чыга.
Телевизор караучылар төсләрне профессиональ дизайнерлар әзерләгән берничә варианттан үзләре сайлаган.
Мөгаен, иң кардиналь үзгәрешләр телестудиядә булгандыр: анда видеостена пәйда булган. Хәзер яңалыклар чыгарылышы видео - һәм фото-коллажлар белән югары рөхсәттә башкарылачак.
Визуаль ребрендинг белән бергә яңалыклар концепциясе дә яңартылган. Яңалыклар чыгарылышы элеккечә турыдан-туры эфирда чыга, әмма хәзер тагын да оперативрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев