Җырчы, якташыбыз Урдалы авылы кызы Люция Мусина белән җырчы Рөстәм Закировның уллары армиягә киткән.
Бу хакта Люция ханым үзенең инстаграм битендә хәбәр итә. Улының фотосын куйган.
"Айрат улым, исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын!" дип язган ул.
Җырчының фанатлары, аның иҗатын яратучылар бары изге теләкләр генә тели: "Исән-имин хезмәт итеп кайтсын", "Бер ел үтә дә китә, кайгырма, исән-сау булсын", "Юлларында яхшы кешеләр очрасын", дип язганнар.
Посттан соң 160тан артык теләк.
"Нинди шәһәргә китте?" дип кызыксынучыларга, "Мәскәү өлкәсе", - дип җавап биргән Люция Мусина.
Без дә изге теләкләргә кушылабыз. Айрат исән-имин хезмәт итеп кайтсын, әти-әнисен шатландырып торсын. Узган ел Урдалыда булган бәйрәмдә Айратның матур итеп саксофонда уйнавын хәтерлибез. Молодец.
 фото в Instagram Айрат улым исэн- сау хезмэт итеп кайтырга язсын?�[...](1).png)
Нет комментариев