Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Якташлар туры эфирда”: китапханәдә Рәмзия Габделхакова белән очрашу

28 сентябрьдә Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, “Якташлар туры эфирда” циклының чираттагысы узды.

 

Анда байтак еллар Лениногорск каласында гомер иткән танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар, журналистлар берлекләре әгъзасы, хәзерге вакытта Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакова белән туры эфир үткәрелде.

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри һәм чәчмә әсәрләре турында сүз барды, шагыйрәнең шигырьләре яңгырады. Әңгәмә барышында Рәмзия Габделхакованың иҗатын үз итүчеләр язучының тормыш һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Әдәбият сөючеләр Рәмзия Габделхакованың иҗатын чынлап та үз күрә, кызыксына, талантлы каләм иясеннән яңа әсәрләр көтә. Шундый эчтәлекле, җылы очрашу өчен,  язучыбызга бик зур рәхмәт!, дип язалар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев