Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Әгъдәс Борһановның фәнни хезмәтләре Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылды

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһановның китаплары (меңнән артык басма) һәм шәхси әйберләре ТР Фәннәр академиясенә тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Китаплар һәм шәхси әйберләренең бер өлешен профессорның кече Ватаны – Татарстанның Лениногорск районында урнашкан мәктәпкә тапшыру күздә тотыла. Шулай ук хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясендә материалларның бер өлешен ТР Милли музеена тапшыру турында сөйләшүләр бара.

Әгъдәс Борһанов 2018 елның 8 ноябрендә Мәскәүдә вафат булды. Аны Казанның Арча зиратына җирләделәр.

Профессор милек философиясе һәм милләтара мөнәсәбәтләр темасына багышланган 400дән артык фәнни хезмәт һәм дистәләгән монография авторы.

Әгъдәс Хөсәен улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Хәрби хезмәтен рядовой булып башлап, 1947 елда өлкән суд сәркатибе вазифасында майор дәрәҗәсендә тәмамлаган.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 15 медаль белән бүләкләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182432/

 Фото: tatmsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев