Ялкаулык белән депрессиянең аермасы нидә?
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялкаулык белән депрессиянең аермасы нидә?

Татарстанда яшәүчеләргә ялкаулык белән чын депрессиянең аермасы турында сөйләделәр.

 

«Ялкаулык — ул үземә ошаган нәрсәне генә эшләргә телим, ә сезгә кирәк әйберне эшләргә теләмим дигән сүз», — дип аңлатты туры эфирда Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова.

Депрессиянең өч билгесе бар. Ул — начар кәеф, когнитив сәләтнең кимүе — эшкә сәләтлелек кими, берни турында да уйлыйсы килми, хәтер начарая һәм хәрәкәт активлыгына мотивация булмау — йөрисе килми, мәсәлән, эт белән һавада йөрү туйдыра һәм ятасы гына килә. 

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев