Янгын турында хәбәр итүче җайланмалар аркасында 100 дән артык татарстанлы уттан котылган
Дүрт ел эчендә янгын хәбәриткечләрнең 49 тапкыр эшләү очрагы теркәлгән.
Татарстанның 103 кешесе биш ел эчендә уттан коткарылды. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Искә төшерик: мондый җайланма ярдәмендә Алексеевск районында яшәүчеләрдә фаҗигадән котылып калды. Аның тавышын ишетеп, 14 яшьлек яшүсмер янгыннан өч энесен коткарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев