Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яратуның нинди этаплары бар?

Бүгенге тормышта ярату темасы – иң мөһим темаларның берсе. Бигрәк тә аның этапларын карый башласаң. Алар шундый күп… Әйдәгез, гаиләдә ярату этапларын карап үтик әле. Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yaratuny-nindi-etaplary-bar

"Иң беренче егет белән кыз арасында мәхәббәт уяна. Бу – аларның яшьлек мәхәббәте. Шушы хис ике кешене зур тормыш юлының башына чыгара. Әлбәттә, тәүге тапкыр очрашу, хисләр дулкыны, бер-береңнән башка яши алмау – болар бар да беренче мәхәббәткә хас. 

Яңа тормыш башлап җибәреп, аңлашып яшәү, хисләрнең ныгуы, моңа өстәп хөрмәт хисе барлыкка килү – бу инде яратуның икенче этабына күчү. Шушы ике хиснең сүрелмәве ике йөрәк арасында дуслык күпере сала. Бу этапта инде кешеләр арасында мөнәсәбәтләр ныгый, күренмәс җепләр белән бәйләнә.

Гаиләдәге яратуны, мәхәббәтне этапларга бүлеп бетереп булмый, тормыш баскычлары бик күп бит ул. Шуны тәгаен итеп әйтә алам: үзара дуслык, хөрмәт хисләре булса, мәхәббәт беркайчан да югалмый", - ди педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yaratuny-nindi-etaplary-bar

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев