Ярминкәдә шикәр комы да, ит тә яхшы “китте”
Узган шимбәдә Лениногорскида узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халык кырып-себереп диярлек азык-төлек продуктларын алып бетерде. Ит тә, шикәр комы да, бөртеклеләр белән сату итү бик яхшы барды.
Безнең район аграр хуҗалыклары, фермерларыннан тыш, читтән дә килеп сату иттеләр. Әйтик, Чирмешән районы бар иде. Азнакайдан күркә итләре алып килгәннәр.
Чирмешәннән 4 айлык тере тавыклар да алып килгәннәр, йомырка сала торган тавыкларны 330 сумнан саттылар.
Ярминкәдә бал продукциясе берничә урында сатылды. Самара, Бөгелмә һәм әлбәттә, Лениногорск районы умартачылары үз байлыгын тәкъдим итте.
Шикәр комы да ярминкәдә сатылды. Килограммы 70 сум булса, 50 кглы капчык – 3450 сумга алырга мөмкин иде.
Лениногорск теплицасында җитештерелгән кыяр – үтемле продукт булды. Килосын 150 сумнан саттылар.
Белешмә. Соңыннан авыл хуҗалыгы идарәсеннән белешкәнчә, 26 мартта ярминкәдә 60 тонна бөртеклеләр, 8 тонна ит, 6 тонна бәрәңге сатылган.
Ярминкәдә бәяләр:
Сыер ите – 420 сум, дуңгыз ите – 280 сум.
Бодай – 18, бәрәңге – 30, йомырка – 7,50-8 сум (1данәсе), шикәр комы – 70 сум.
Бал (3 литрлы) – 1300-1000.
Сыер мае (500 грамм) – 450, 250 грамм – 230 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев