Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярты гасырлык тарихы булган мәктәп

Быел Урмышлыда белем йортының хәзерге бинасы ачылып, эшли башлавына – илле ел.

 

Авыл мәктәбенең тарихы турында мәктәп музее җитәкчесе Резидә Сәхабетдинова җентекләп сәгатьләр буе сөйли ала. Урмышлыда совет мәктәбе 20нче елларда ачылган. Аның беренче укытучысы – Гиззатулла Төхвәтуллин була. 1935 елда агач бина төзү башлана. Тик 1941 елгы Ватан сугышы башланып, барлык планнарны җимереп ташлый. Сугыш тәмамлангач кына, 1946 елда мәктәпне төзеп бетерү насыйп була. Тора-бара аның салам түбәсен башка материалга алыштыралар. Шулай итеп, 1971 елга кадәр шушы мәктәптә укучыларга белем бирәләр. 1971 елда исә мәктәпнең хәзерге бинасы – ике катлы, 320 урынга исәпләнгән белем йорты үз ишекләрен ача. Авыл өчен бик зур шатлык-куаныч була бу.

 Мәктәп салдыру эшенә ул чактагы директор Нәбиулла Фәсхетдинов зур көч куя. Документлар белән дә, яңа җиһазлар өчен дә Казан юлларын күп таптаган.


Авыл мәктәбе ул -тел сакчысы, милләт сакчысы, буыннар бәйләнешен булдыручы. Урмышлы мәктәбе белән җитәкчелек иткән директорлар да үз эшләрен яратучы, башкаларны хөрмәт итүче, балалар күңелен аңлаучылар. Нәбиулла Фәссах улыннан соң  Рәүф Сабирҗанов директор вазифасын алып бара. 1982 елда мәктәп дилбегәсен Сәгадәт Мифтахова ала. Сәгадәт Имаметдиновна вакытында мәктәптә зур эшләр башкарыла. Мәктәп укучылары төрле олимпиадалар, конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Тәрбия эшенә дә күп әһәмият бирелә. Укучылар белән шәҗәрәләр төзү эшен башлап җибәрәләр. 2013 елга кадәр Сәгадәт Мифтахова җитәкче вазифасын алып бара. Аннан яшь, энергияле Рузалия Наил кызы  Хәбибуллина бу вазифаны дәвам итә.

Урмышлы мәктәбендә бүгенге көндә 23 укучы белем ала, 10 укытучы аларга белем һәм тәрбия бирә.  Урмышлы мәктәбенең чыгарылышлары да мәктәп белән горурлана. Сүз уңаеннан, мәктәптә укып чыккан Мәсгут Миннекаев – Социалистик Хезмәт Герое. Шулай ук Мөкатдәс Йосыпов – мәктәп горурлыгы (Казан телевиденисендә эшләгән шәхес).
 

Тулысынча "Заман сулышы" газетында басылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев