Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшен вакытында саклык чаралары

Бу көннәрдә синоптиклар көчле җил, яшен турында кисәтә.

Көчле җил булганда бина эчендә калырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябарга тәкъдим ителә. Урамда реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында тормаска кирәк. Зур агачлар янына якын килмәгез, алар янында машинаны да калдырмагыз.

Әгәр яшен вакытында велосипедта яки мотоциклда хәрәкәт итсәгез, иң яхшысы хәрәкәтне туктатырга транспорт чарасыннан 30 метр ераклыкта һава торышы яхшырганны көтеп торырга кирәк. Әгәр яшен вакытында руль артында булсагыз, шулай ук туктарга, тәрәзәне ябарга һәм көтеп торырга кирәк.

Яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән урында җиргә ятарга, сулыклардан ерактарак торырга кирәк. Ерак сәфәрләргә чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

http://almet-rt.ru/news/salamat/51850

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшен вакытында саклык чаралары